- өзү
- 1. Бауны, җепне һ. б. ш. нык тартып, сузып, бөтенлеген юкка чыгару, икегә аеру. Кисеп чыгарып икегә аеру 2. Үсеп утырган берәр нәрсәне тартып сабагыннан, ботагыннан, тамырыннан аеру, аерып алу 3. Беркетелгән нәрсәне каерып, тартып, йолкып алу, аерып чыгару 4. күч. Нин. б. эш-хәрәкәтнең, сүзнең барышын туктату 5. күч. Үзара бәйләнешне туктату, бетерү 6. күч. Берәр мәсьәләне хәл итү, эшне төгәлләү ул мәсьәләне тиз өзде 7. Каршылыкны җиңеп, фронт, оборона аша үтү 8. Каршы якның тоткарлыксыз йөрү мөмкинлеген бетереп, юлның, коммуникациянең бер өлешен кулга төшерү юлны өзү 9. "Йөрәк", "җан", "үзәк" кебек сүзләр янында килеп, "борчу", "газаплау", "дулкынландыру" мәгънәсен белдерә 10. рәв. ӨЗЕП – Ачык, катгый итеп, кистереп; ныклы бер карарга килеп
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.